Торак-коммуналь хезмәтләр киеренке режимда эшлиләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Эшләми торган атна чорында - 28-нче марттан 5-нче апрельгә кадәр - Казан йортларында суны һәм электр утын планлы сүндерү тыела, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә йогынты ясамый торган планлы ремонт эшләре туктатылган.
Торак-коммуналь хезмәтләр киеренке режимда эшлиләр. Диспетчерлык хезмәтләре һәм call-үзәкләр тәүлек буе эшләүләрен дәвам итә. Каты коммуналь калдыкларны чыгару вакытында башкарылырга тиеш, ә кирәк булган очракта чүпләрне ташу эше арттырылачак.
Электр утын һәм суны сүндерү авария очракларына гына бәйле булырга мөмкин. Гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен, шул исәптән төнге вакытта, «Водоканал» МУП 15 берәмлек күләмендә дүрт бригада һәм махсус техниканы өстәмә җәлеп итүне күздә тота.
Моннан тыш, предприятиедә язгы ташу чорында суның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына даими контроль алып барыла. Су пробаларын алу Роспотребнадзор белән килештерелгән график буенча үткәрелә. Тәүлеккә 120 проба алына, 49 күрсәткеч буенча 55 анализ үткәрелә. Тәүлек буе эшли торган лаборатория персоналы тарафыннан пробалар һәр 2 сәгать саен алына.