В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын көннәрдә республикада һава +29 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Иртәгә, 28 нче июльдә, Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез булачак. Төнлә һаваның минималь температурасы +13 тән +15 градуска кадәр, көндез һава +27 градуска кадәр җылыначак.
Тулаем Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Төнлә температура 11 дән 16 градуска кадәр, көндез +28 градуска кадәр булачак.
29 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый. Төнлә һава температурасы +10-15 градус, көндез +29 градуска кадәр булачак.
Көндез, 30 нчы июльдә, Татарстанның кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә һаваның минималь температурасы +11 дән +16 градуска кадәр булачак, көндез һава +28 градуска кадәр җылыначак.