Бу Коркачык – Арча арасындагы ремонт эшләре белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). 28-нче июльдән Сосновка – Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездының йөрү тәртибе үзгәрәчәк. Бу Коркачык – Арча арасындагы ремонт эшләре белән бәйле.
28-нче июльдә электричка Сосновка станциясеннән гадәттәгедән 10 минутка соңрак – 13:55 сәгатьтә китәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә килү 17:31 сәгатькә планлаштырылган.
29-нчы июльдән 12-нче августка кадәр 6427 номерлы шәһәр яны поезды гамәлдәге җәдвәл буенча Вахит станциясенә кадәр барачак, анда ул 17:18-17:24 сәгатькә киләчәк. Казан станциясенә килү 17:30 сәгатьтә планлаштырылган.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча, «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтында, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте.