В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу техник сәбәпләр белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). 28 нче декабрьдән Казан – Зөя шәһәр яны поездының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк. Бу техник сәбәпләр белән бәйле.
«Содружество» АҖ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан станциясеннән 6003 нче номерлы электричка 7 минутка иртәрәк – 11:18 сәгатьтә китәчәк. Зөя станциясенә состав гамәлдәге расписание буенча 12:39 сәгатьтә киләчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүмат белән шәһәр яны компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында, шулай ук +7(800)550-53-93 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә) телефоны аша танышырга мөмкин.