В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу метро станциясе төзелеше белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
27 нче сентябрьдән Сафиуллин урамындагы 30 нчы йорттан Р.Зорге урамындагы 84 нче йортка кадәрге участок ябылачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында хәбәр иттеләр.
Транспорт хәрәкәте яңа юл – Ю.Фучик урамы дублеры буенча оештырылачак. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен, җәмәгать транспорты тукталышлары юлның уң һәм сул якларына 10-15 метрга күчереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, метроның икенче тармагының беренче эшләтеп җибәрү комплексын төзүне 2027 елда тәмамлау планлаштырыла. Эшләр Юлиус Фучик һәм Академик Завойский, шулай ук Фучик һәм Ломжа урамнары киселешендә уза. Дүрт станциядән («Зилант», «Тулпар», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академия») торган беренче участокның гомуми озынлыгы 5 км 750 метрга җитә. 2023 елның апрелендә метрополитенның икенче тармагында «Зилант» станциясеннән «Академия» станциясенә кадәр уң ара тоннелен казу тәмамланды.