В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәтне чикләү яңа ел бәйрәм чараларына әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). 26-нчы декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр Казанда Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнары буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.
Шулай итеп, 26-нчы декабрьнең 00.00 сәгатьтән алып 9-нчы гыйнварның 00.00 сәгатенә кадәр Сибгат Хәким урамы буенча, Декабристлар урамы киселешеннән алып Әпсәләмов урамы киселешенә кадәр, шулай ук Бондаренко урамы буенча урнашкан участокта, ике якта да – Сибгат Хәким урамы буенча 3-нче торак йорт участогыннан Сибгат Хәким урамы белән тоташкан урынга кадәр юл ябылачак.
Хәрәкәтне чикләү яңа ел бәйрәм чараларына әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле.