В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобильчеләрдән игътибарлы булулары һәм вакытлыча урнаштырылган юл билгеләрен үтәүләре сорала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Казанда 25-нче апрельдән 31-нче майга кадәр Богатырев урамы буенча 2/5 номерлы һәм 4-нче номерлы йортлар янындагы юл өлеше һәм С.Халтурин урамы буенча 8-нче йорт янындагы юл өлеше транспорт хәрәкәте өчен чикләнә (схема_1), (схема_2).
Бу кабель канализациясе төзү эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Автомобильчеләрдән игътибарлы булулары һәм вакытлыча урнаштырылган юл билгеләрен үтәүләре сорала.