В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җитәкләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). 24-нче апрельдән 28-нче апрельгә кадәр Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казан гыйбадәтханәләрендә Пасха алдыннан соңгы пост атнасы һәм Христосның яңадан туу бәйрәменә гыйбадәт кылачак.
24-нче апрель көнне, Бөек чәршәмбедә, архипастыр Казан митрополиты, изге-рухани Кирилл архиерей ихатасында (Чистай ур., 30) руханилар литургиясе белән җитәкчелек итәчәк. Гыйбадәт 8.30 сәгатьтә башлана.
25-нче апрельдә, Бөек пәнҗешәмбедә Татарстан митрополиясе башлыгы Петропавловск соборында (Муса Җәлил ур., 21) Бөек Василий литуриясен үтәячәк. Гыйбадәт 8.30 сәгатьтә башлана.
25-нче апрель кичендә хаким Феофан Бөек Казан-Богородицкий ирләр монастырендә (Большая Красная ур., 5) Гайсә Мәсих кичергән изге вакыйгалардан 12 Евангелиене укып җомга иртәңгесен үтәячәк. Гыйбадәт 17.00 сәгатьтә башлана.
26-нчы апрель көнне, Бөек җомга көнендә, Гайсә Мәсихнең изге коткару вакыйгаларын искә төшерү – Зилант Успение хатын-кызлар монастырендә (Архангельск ур., 1) плащаницаны чин белән чыгару киче. Башлана 14.00 сәгатьтә.
26-нчы апрель кичендә архипастырь Никольск кафедраль соборында (Бауман ур., 5) Коткаручыны җирләү чины белән гыйбадәт кылачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.
27-нче апрельдә, Бөек шимбә көнендә, хаким Феофан изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсендә (Сафиуллин ур., 7) Бөек Василий литуриясен җитәкләячәк. Гыйбадәт 8.30 сәгатьтә башлана. Гыйбадәт кылганнан соң пасха ризык-куличлары һәм йомыркалар гыйбадщт белән изгеләндереләчәк.
28-нче апрельгә каршы төндә, Пасха бәйрәмендә, митрополия башлыгы Раифа Богородицкий ирләр монастырендә бәйрәм гыйбадәтләрен башкарачак. Төн уртасы гыйбадәте 23.30 сәгатьтә башлана. Төн уртасында тәре йөреше була, аннан соң - Пасха иртәнге гыйбадәте һәм Бөек литургия.
Исегезгә төшерәбез, пасха хезмәте тәмамланганнан соң Казанда махсус транспорт биреләчәк - «Үзәк стадион» тукталышында 8.00 сәгатькә 8 автобус һәм бер троллейбус тупланачак.