В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу атнада өстәмә ял көннәре булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). 23-26 нчы февральдә Казанда урам-юл челтәре буендагы муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк. Бу Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү һәм алдагы ял көннәре белән бәйле.
Эш атнасы шәһәрлеләр өчен кыска булачак. 23 нче февраль – бәйрәм көне. 24 нче февраль шулай ук эшләми торган көн булачак – бу 1 нче гыйнварга туры килгән якшәмбене 24 нче февраль җомгага күчерүгә бәйле.
25 нче һәм 26 нчы февраль – шимбә һәм якшәмбе, бу көннәрдә ТР башкаласы халкы һәм кунаклары муниципаль парковкалардан бушлай файдалана ала.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан ТР башкаласындагы муниципаль парковкалар якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, шимбә көннәрендә дә бушлай эшли. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.