В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү һәм алдагы ял көннәре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче февраль). 23-26 нчы февраль көннәрендә Казан халкы һәм кунаклары урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак.
23 нче февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Шәһәрлеләрне 24 нче февральдә өстәмә ял көне көтә, чөнки быел 1 нче гыйнвар якшәмбегә туры килде. 25 нче һәм 26 нчы февраль – шимбә һәм якшәмбе, бу көннәрдә муниципаль парковкалар шулай ук бушлай эшли, дип хәбәр итә Казанның Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан ТР башкаласындагы муниципаль парковкалар якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, шимбә көннәрендә дә бушлай эшли. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.