Бакалаврны тәмамлаучылар система аналитиклары, техник язучылар, уен дизайнерлары булып эшли алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Цифрлы трансформация – бөтен илнең стратегик үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, дип билгеләп үтте Р.Борһанов. «2024 елда Казан Россиянең масштаблы «Киләчәк уеннары» проектын уздырачак. Университетта студентлар киберклубы булдырылган инде. Әлбәттә, югары уку йортлары әзерлеге системасында киберспортның роле һәм урыны турында төрле фикерләр бар, ләкин без әлеге спорт төренең динамик үсеше һәм яшьләр арасында популярлыгы арту оста педагогик җитәкчелек таләп итә дип саныйбыз», – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, университетта цифрлы компетенцияләр формалаштыру өстендә эшлиләр. «Киләсе уку елыннан безнең университет базасында физик культура һәм спорт өлкәсе, шулай ук туризм һәм кунакчыллык индустриясе өчен IT-белгечләр әзерли башлыйбыз. Без әлеге белгечләргә икътисадыбызда ихтыяҗ булачагына ышанабыз», – дип ассызыклады Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры.
Университетта хәбәр итүләренчә, «Мәгълүмати системалар һәм технологияләр» юнәлеше яңа уку елыннан башланачак. Рус теле, математика мәҗбүри имтиханнар булып тора. Физика яки информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең берсен сайлап алырга мөмкин. Бакалаврны тәмамлаучылар системалы аналитиклар, администраторлар яки IT-проект җитәкчеләре, бизнес-аналитиклар, техник язучылар, мәгълүмат системалары архитекторлары, уен дизайнерлары, мәгълүматлар базасы администраторлары, система администраторлары булып эшли алачак.