Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2019, 15:31

2020 елдан башлап Татарстан халкы электрон хезмәт кенәгәләренә күчә алачак

Эшкә урнашканда хезмәткәрләрне рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре киләсе елның 1-нче гыйнварыннан үз көченә керә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Алинә Бережная). 2020 елдан башлап Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре пәйда булачак, әмма ул документны кәгазьдә куллану мөмкинлеген гамәлдән чыгармый. Эшкә урнашканда хезмәткәрләрне рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре киләсе елның 1-нче гыйнварыннан үз көченә керә. Электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләре турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова сөйләде.

Яңа закон эш бирүчеләргә хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге – стажы, квалификациясе, вазыйфалары, башка эшкә күчерү, эштән азат ителү сәбәпләре һәм башка мәгълүмат турында электрон рәвештә мәгълүмат җыярга мөмкинлек бирәчәк. Е.Полякова сүзләренә караганда, бу мәгълүматларны ай саен Россия Пенсия фондының мәгълүмати системасына тапшырачаклар. «Әлеге мәгълүматларны электрон хезмәт кенәгәсенә тапшыру белән беррәттән, 2020 елның 1-нче гыйнварындагы соңгы язма кәгазь документка  кертелергә тиеш», - дип аңлатты Е.Полякова.

Хезмәткәрләр үз чиратларында күп функцияле үзәк һәм Россия Пенсия фондында эш бирүчедән соңгы эш урыны буенча бастырылган һәм расланган мәгълүматларны соратып ала алачаклар. Шулай ук эшкә кергәндә гражданин дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетыннан электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтә һәм эш бирүче адресына электрон имза белән җибәрә ала. Электрон хезмәт кенәгәсен Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта карап булачак.

Е.Полякова билгеләп үткәнчә, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны теркәү ысулын сайлау хокукы хезмәткәр өстендә кала. «2020 елның беренче яртыеллыгы дәвамында һәр эш бирүче хезмәткәрләргә яңа закон турында хәбәр итәргә тиеш. Хезмәткәрләр 2021 елның 31-нче декабренә кадәр сайланырга тиеш», - дип сөйләде Е.Полякова.

Әгәр хезмәткәр үзенең кәгазь хезмәт кенәгәсен саклап калырга тели икән, аңа 2020 ел азагына кадәр эш бирүчегә язмача гариза бирергә кирәк, бу очракта 2021 елдан кәгазь хезмәт кенәгәсен электрон китап белән бер үк вакытта алып баруларын дәвам итәчәкләр. 2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучылар гына искәрмә булачак. Мондый кешеләрнең эш чорлары турындагы барлык мәгълүматлар электрон рәвештә кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә алып барылачак.
Барлык яңалыклар