Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2019, 14:23

2019 елдан фатирларда газ җиһазларын тикшерү һәм аларга хезмәт күрсәтү ел саен үткәреләчәк

Тикшерүчеләрне фатирларына кертмәүче яки газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәмәүче гражданнар өчен штрафлар каралган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март, Ксения Швецова). Быелдан фатирларда газ җиһазларын тикшерү һәм аларга хезмәт күрсәтү елга бер тапкыр үткәрелә. Газчылар кисәтә: Горгаз хезмәткәрләрен фатирына кертмәүчеләр, шулай ук кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозучылар өчен, шактый күләмдә штрафлар каралган – аларның суммасы 1-30 мең сум тәшкил итә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ газ хуҗалыгын эксплуатацияләүне оештыру хезмәте җитәкчесе Дмитрий Орлович сөйләде.

Элегрәк тикшерүләр өч елга бер тапкыр үткәрелә иде. Дмитрий Орлович гражданнарга нинди хокук бозулар өчен штрафлар салынырга мөмкин икәнлеге турында сөйләде. Әйтик, җиһазларга техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзүдән баш тарткан өчен 1 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф каралган, шул ук вакытта техник хезмәт күрсәтү өчен махсуслаштырылган оешмалар вәкилләрен чыгарудан баш тарткан һәм газ җиһазларын алыштырудан читләшкән өчен түләргә туры киләчәк. Административ хокук бозуларны кабат башкару 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф белән җәзалана. Шәһәрлеләрнең авариягә китергән гамәлләре яки гамәл кылмаулары катгыйрак җәза ала - штрафлар 20-30 мең сум тәшкил итә.

"Безнең оешма штрафларны рәсмиләштерергә хокуклы түгел, ләкин без Дәүләт торак инспекциясенә закон бозучыларның исемлекләрен бирәбез", - дип билгеләп үтте Д.Орлович.

Ул шулай ук узган елда "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ көче белән аңлы гражданнар инициативасы буенча 30 меңнән артык иске газ җиһазы алмаштырылды, дип өстәде.

"Газпром трансгаз Казан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән тыш, фатирлардагы җиһазларны башка оешмалар да тикшерә. Бүген Татарстанда 200-дән артык махсуслаштырылган оешма исәпләнә, алар халык һәм газ бүлү оешмасы белән техник хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзи ала. Сүз уңаеннан, газ хезмәткәрләре сыйфатында шәһәрлеләргә арттырылган бәяләр буенча газ сигнализаторлары сата торган намуссыз гражданнар еш кына шуннан файдалана. Мондый җинаятьчене газ хезмәтенең әлеге хезмәткәреннән таныклык һәм тиешле килешү булу буенча аерырга мөмкин. Шулай ук шуны да истә тотарга кирәк: чын газчылар шәһәрлеләргә җиһазларны сатмыйлар, дип билгеләп үтте Д.Орлович һәм Горгазның рәсми сайтында даими рәвештә халыкка хезмәт күрсәтү графиклары урнаштырыла, алар буенча ориентлашырга мөмкин, дип өстәде.

Газ җиһазларына хезмәт күрсәтүдә Горгаз хезмәткәрләре йорт эчендәге һәм фатир эчендәге үткәргечләрне, шулай ук газ плитәләрен эксплуатацияләүне тикшерә. Әйтик, "Казангоргаз" эксплуатация-җитештерү идарәсенең җитештерү-техник бүлеге башлыгы Елена Гайдукова сүзләренә караганда, үткәргечкә хезмәт күрсәтү 57 сум 19 тиен, плитәләргә – 247 сум 85 тиен - стандарт хезмәт күрсәтү бәясе 305 сумнан артмый. Фатирда агым суны җылыткыч һәм 4 комфоркалы газ плитәсе бар икән, хезмәт күрсәтү 667 сум 40 тиен, плитә һәм газ казаны булганда – 800 сум һәм күбрәк булачак. "Бу җиһазлар катлаулы, автоматика системалары бар. Барысы да әйбәт хәлдә булсын өчен, акча салырга кирәк", - дип билгеләп үтте Е.Гайдукова һәм шәһәрлеләр җиһазларга хезмәт күрсәтүдән канәгать түгел икән, аларга вакытында чаралар күрергә һәм газ хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде. Хезмәт күрсәтү һәм җиһазларны тикшерү вакытында башкарылырга тиешле эшләр исемлеге газ бүлү компаниясе белән килешүдә язылган. "Һәр кеше аның җиһазларының нормаль эшләве белән кызыксына. Әгәр кеше канәгать түгел икән, ул башкарылган эшләрне кабул итү актын имзаламаска һәм әлеге хезмәт өчен түләмәскә, ә "Горгазга" шалтыратырга һәм кабат килүләрен таләп итәргә мөмкин. Шулай итеп, шәһәрлеләр үзләренең йортын куркынычсызландыруына ышана", - дип тәмамлады Е.Гайдукова.

Барлык яңалыклар