Юл Чыңгыз Айтматов урамындагы 1-нче номерлы йорт һәм Юлиус Фучик урамындагы 90б номерлы төзелеш янында ябылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). 19-нчы февральдән Казанда Чыңгыз Айтматов урамындагы автомобиль юлы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
Шулай итеп, 27-нче апрельгә кадәр Чыңгыз Айтматов урамындагы 1-нче номерлы йорт һәм Юлиус Фучик урамындагы 90б номерлы төзелеш янында юл ябылачак.
Чикләү «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр метрополитенның икенче линиясенең беренче участогы төзелеше белән бәйле.