В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңү проспекты буйлап «А.Камалеев проспекты» тукталыш пункты гамәлдән чыгарыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). 18-нче февральдән Казанда IKEA кибетеннән Иске Победилово торак массивына кадәр килүче 31-нче номерлы автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу Җиңү проспекты, 141 адресы буенча сәүдә үзәге янында җир өсте парковкасы территориясендә төзелеш эшләре үткәрелү белән бәйле.
Эшләр тәмамланганчы автобус сәүдә үзәгеннән туры юнәлештә түбәндәге хәрәкәт схемасы буенча йөриячәк: җирле юл – А.Камалиев проспекты – Академик Сахаров урамы, алга таба маршрут буенча. Хәрәкәт схемасыннан Җиңү проспекты буенча «А.Камалеев проспекты» тукталыш пункты төшеп кала, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының транспорт комитеты.