В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урам участогында яңгыр сулары канализациясен урнаштыру белән юл хәрәкәтен үзгәртеп кору эшләре башкарылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче февраль). Казанда Ферма шоссесы буенча хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр. Тиешле карарга шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
2022 елның 18 нче февраленнән 1 нче ноябренә кадәр 33 нче Хәрби шәһәрчек урамы буенча урнашкан 7а номерлы бинадан «Спартак» коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтенең керү өлешенә кадәрге участок ябылачак.
Ферма шоссесы һәм Оренбург Юлы киселешендәге яңгыр сулары канализациясен (су агып китүне тәэмин итү өчен) урнаштыру белән юл хәрәкәтен үзгәртеп кору эшләре планлаштырылган.