В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылылык челтәрләрен күчерү эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Казанда вакытлыча Пионерлар урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу җылылык челтәрләрен күчерү эшләре белән бәйле. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Хәрәкәтне чикләү Пионерлар урамы, 5/9 номерлы һәм 6/7 номерлы торак йортлар тирәсендә гамәлдә булачак. Эшләр өч этапта узачак: 17-нче сентябрьдә 5/9 номерлы йорт тирәсендә тротуар ябылачак, 18-нче сентябрьдә – йөрү өлеше, ә 19-нчы сентябрьдән 1-нче октябрьгә кадәр 6/7 номерлы йорт тирәсендә тротуар ябылачак.