В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт 2 номерлы йорт янында чикләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казанда 16 апрельдән 22 апрельгә кадәр Совет урамы буенча 2 номерлы йорт янында транспорт хәрәкәте өлешчә туктатыла (схема).
Бу кабель канализациясен төзү өчен техника урнаштыру һәм горизонталь-юнәлдерелгән бораулау өчен чокырлар казу белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш ителә.