В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр атнага ике тапкыр шәһәр мәчетләре базасында үткәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 15-нче октябрьдән Казанда һәм Татарстанның башка шәһәр һәм районнарының мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча курслар башлана. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәреләчәк.
Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның озынлыгы 2019 елның 15-нче октябреннән 2020 елның 30-нчы апреленә кадәр 6 ай булачак. Дәресләрнең вакыты тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнәчәк.
Казанда дәресләр Россия ислам институтында (Газ ур., 19), «Тынычлык» (Мирный бистәсе, Мелитопольская ур., 15), «Ризван» (Хөсәен Мәүлетов ур., 48а), «Казан Нуры» (Фатыйх Әмирхан пр., 3), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи ур., 2) мәчетләрендә узачак.
Интенсив курс программасы татар сөйләм телен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Дәресләрне дипломлы филолог-белгечләр арасыннан тәҗрибәле укытучылар үткәрәчәк.
Дәресләргә теләге булган һәр кеше бушлай йөри ала, курсларны уңышлы тәмамлаганда аларга сертификатлар биреләчәк. 15-нче октябрьгә кадәр курсларга язылырга мөмкин, дип хәбәр итә Мөселманнарның Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Укытучылар турында тулырак мәгълүмат һәм аларның контактларын сайтта табарга мөмкин.