В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна дәвамында табиблар чакырулар буенча 7,8 меңгә якын тапкыр чыккан, барыннан да ешрак төрле авырулар буенча.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 22-нче ноябрь). Узган атнада, 15-нче ноябрьдән 21-нче ноябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 7827 чакыру үтәгән, шул исәптән 1031 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 7026, төрле авырулар буенча башкарылган. Шулардан 141 чыгу сәбәбе – баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 45 тапкыр – миокард инфаркты. Бала табу очракларына табиблар 79 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медицина хезмәткәрләрен 722 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 43 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 39 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 19 зыян күрүчене китергәннәр, 2 кеше һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм хезмәте 12 чакыруны янгын булган урыннарга үтәгән, аларда 2 кеше зыян күргән һәм шуның кадәр үк һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.