Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2019, 11:47

15 марттан Казанда 62-нче автобус хәрәкәте схемасы үзгәрә

Әлеге үзгәрешләр шулай ук «Җиңү Проспекты» һәм «Авиатөзелеш» метрополитен станцияләрен кертүдән 62-нче автобус маршрутында пассажирлар агымы кимүе белән дә бәйле.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Казанда «Җиңү Проспекты – Осиново» маршруты буенча йөрүче 62-нче номерлы автобус 15-нче марттан хәрәкәт схемасын үзгәртәчәк. Хәзер ул «IKEA кибете – Осиново» маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен узган елның ноябрендә 62-нче автобус маршруты схемасын Осиново бистәсенә кадәр озайттылар. Нәтиҗәдә маршрутның озынлыгы һәм автобуслар хәрәкәте интерваллары шактый артты. Бу пассажирлар тарафыннан канәгатьсезлекләр тудырды, дип аңлаттылар Транспорт комитетында. «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту һәм хәрәкәт интервалын киметү өчен автобуслар яңа маршрут буенча йөриячәк – IKEA кибетеннән Осиново бистәсенә кадәр.

«IKEA кибете» тукталышыннан «Җиңү проспекты» тукталышына кадәр барып җитү өчен халык түбәндәге автобус маршрутларыннан файдалана ала: 5-нче номерлы «ЦУМ – Халитов ур.», 30-нчы номерлы «Лагерная – Дуслык тыкрыгы станциясе», 31-нче номерлы «IKEA кибете – Иске Победилово торак массивы», 34-нче номерлы «Дәрвишләр торак массивы – Ферма-2 торак массивы», 77-нче номерлы «Дуслык тыкрыгы – Нефтебаза» маршрутлары. Маршрутларга барлыгы 102 берәмлек хәрәкәт составы хезмәт күрсәтә.

Шуны да өстәп үтик: әлеге үзгәрешләр шулай ук «Җиңү Проспекты» һәм «Авиатөзелеш» метрополитен станцияләрен кертүдән 62-нче автобус маршрутында пассажирлар агымы кимүе белән дә бәйле.

Барлык яңалыклар

15 марттан Казанда 62-нче автобус хәрәкәте схемасы үзгәрә

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Казанда «Җиңү Проспекты – Осиново» маршруты буенча йөрүче 62-нче номерлы автобус 15-нче марттан хәрәкәт схемасын үзгәртәчәк. Хәзер ул «IKEA кибете – Осиново» маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. </p> <p> Исегезгә төшерәбез, «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен узган елның ноябрендә 62-нче автобус маршруты схемасын Осиново бистәсенә кадәр озайттылар. Нәтиҗәдә маршрутның озынлыгы һәм автобуслар хәрәкәте интерваллары шактый артты. Бу пассажирлар тарафыннан канәгатьсезлекләр тудырды, дип аңлаттылар Транспорт комитетында. «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту һәм хәрәкәт интервалын киметү өчен автобуслар яңа маршрут буенча йөриячәк – IKEA кибетеннән Осиново бистәсенә кадәр. </p> <p> «IKEA кибете» тукталышыннан «Җиңү проспекты» тукталышына кадәр барып җитү өчен халык түбәндәге автобус маршрутларыннан файдалана ала: 5-нче номерлы «ЦУМ – Халитов ур.», 30-нчы номерлы «Лагерная – Дуслык тыкрыгы станциясе», 31-нче номерлы «IKEA кибете – Иске Победилово торак массивы», 34-нче номерлы «Дәрвишләр торак массивы – Ферма-2 торак массивы», 77-нче номерлы «Дуслык тыкрыгы – Нефтебаза» маршрутлары. Маршрутларга барлыгы 102 берәмлек хәрәкәт составы хезмәт күрсәтә. </p> <p> Шуны да өстәп үтик: әлеге үзгәрешләр шулай ук «Җиңү Проспекты» һәм «Авиатөзелеш» метрополитен станцияләрен кертүдән 62-нче автобус маршрутында пассажирлар агымы кимүе белән дә бәйле. </p>