В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда янгын чыгу куркынычы зур булган урыннар исемлеге билгеләнде
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Урман һәм башка табигый янгыннар чыгу куркынычы янаган территорияләр исемлегенә түбәндәгеләр кергән:
– «Яшь Гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере,
– «Полет» балалар сәламәтләндерү комплексы,
– Ю.Гагарин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагере,
– «Солнечный» ел әйләнәсе эшли торган шәһәр яны балалар сәламәтләндерү ял базасы,
– «Тасма» балалар сәламәтләндерү лагере,
– «Заречье» сәламәтләндерү лагере,
– «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы,
– «Восток» балалар сәламәтләндерү лагере,
– «Искра» спорт-сәламәтләндерү лагере,
– «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» полилингваль комплексы,
– «Спутник» балалар сәламәтләндерү үзәге.
Янгынга каршы сезон башланганчы, ТР районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләренә торак пунктлар тирәсендә киңлеге 10 метрдан да ким булмаган минераллаштырылган сак полосалары сузу, шулай ук урманга якын территорияләрне коры үләннән һәм чүп-чардан чистарту, торак пунктларны телефон элемтәсе һәм янгын турында тавышлы хәбәр итү җайланмалары белән тәэмин итү зарур.