Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2022, 09:50

Казанда бакчачылык ширкәтләренә кадәр автобусларны апрель урталарында җибәрергә планлаштыралар

Бакчачыларның теләкләрен исәпкә алып, маршрутларга һәм хәрәкәт башлану вакытына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель, Алинә Бережная). Быел Казан халкы үтенече белән сезонлы бакчачылык маршрутларын гадәттәгедән иртәрәк – апрель урталарында җибәрергә планлаштыралар. Бакчачылар теләкләрен исәпкә алып, маршрутларга һәм хәрәкәт башлану вакытына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә интернет-кабул итү бүлмәсенә шәһәрлеләрдән җәмәгать транспортын бакча ширкәтләренә алданрак җибәрү үтенече белән күп мөрәҗәгатьләр килүен билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә, пассажирлар ташуны 1 нче майдан түгел, ә апрель уртасыннан ачарга карар кылынды. «Бакчачыларның теләген исәпкә алып, без маршрутларны һәм автобуслар хәрәкәтенең башлану вакытын үзгәртәчәкбез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров искә төшергәнчә, Казанда алты сезонлы маршрутта 11-12 берәмлек транспорт эшли. «Без һәр маршрутны өйрәнәчәкбез, кирәк булса, аны алданрак ачачакбыз», – дип билгеләп үтте Илдар Шакиров.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.04.2022
Видеорепортаж
04.04.2022 09:53
15 нче апрельдән Казанда бакчачылык ширкәтләренә кадәр автобуслар йөри башлаячак
Барлык яңалыклар