Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2019, 10:30

15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстанда зур йөк машиналары хәрәкәтен чиклиләр

Моннан тыш, төбәк әһәмиятендәге юлларда хәрәкәт һава температурасы +32 градустан югары булганда, 20 майдан 31 августка кадәр ябылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Язгы һәм җәйге чорда Татарстанда тискәре табигый-климат шартлары туган очракта төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында зур йөк автомобильләре хәрәкәтенә вакытлыча чик кертеләчәк. Тиешле карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында имзаланды.

15 апрельдән 14 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында йөк белән яки йөксез килеш транспорт күчәренә 6 тоннадан артык авырлык туры килгән йөк ташу транспорты хәрәкәте чикләнәчәк.

20 майдан 31 августка кадәр һава температурасы +32 градустан югары булганда, авыр йөк ташучы транспорт өчен төбәк әһәмиятендәге асфальт-бетон өслекле юлларда йөрү ябык булачак. Хәрәкәт 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр рөхсәт ителәчәк.

ТР Министрлар Кабинетында билгеләп үтүләренчә, чикләүләр Татарстан территориясендә урнашкан төбәк яки муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының конструктив элементлары мөмкинлекләренең кимүенә юл куймас өчен кертелә.

Барлык яңалыклар