В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Әмирхан проспектында авария куркынычы тудырган эшләрне башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Казанда 14-нче августтан 1-нче номерлы троллейбус хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Үзгәрешләр «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең Әмирхан проспектындагы участокта авария куркынычы тудырган эшләрне башкаруы белән бәйле.
Вакытлы схема нигезендә 1-нче номерлы троллейбус Горький шоссесыннан Әмирхан проспектына кадәр, Әмирхан проспекты - Чистай урамы киселешендә борылып, хәрәкәт итәчәк. «Четаев ур.», «Лаврентьев ур.», «Чуйков ур.», «7 шәһәр хастаханәсе», «Роддом», «Ямашев проспекты», «Адоратский ур., 1а» тукталышлары вакытлыча схемадан чыга, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Эшләр тәмамлангач, 1-нче номерлы троллейбус элеккеге схема буенча хәрәкәт итәчәк.