Әлеге чара автомобиль йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан гамәлгә ашырыла
Фото: Марат Мөгыйнов
Шулай итеп, Профсоюз урамыннан Рәхмәтуллин урамы юнәлешенә таба булган участокта берьяклы хәрәкәт кертелә. Әлеге чара автомобиль йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан гамәлгә ашырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең транспорт комитетында.
Автомобильчеләргә игътибарлы булырга, юл билгеләре буенча хәрәкәт итәргә һәм маршрутны алдан ук сайларга киңәш ителә.
Элегрәк Мусин урамы участогында автомобильләр тукталышы һәм аларны вакытлыча куеп тору тыелган иде. Ә транспорт хәрәкәте өчен максималь тизлек сәгатенә 40 км дип билгеләнде.