В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу эшсез калу сыйфатында исәпкә кую режимының һәм эшсезлек буенча пособиене алу режимының үзенчәлекләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель, Алена Мирошниченко). 13-нче апрельдән Татарстан халкы Күпфункцияле үзәкләр, Россия Пенсия фонды бүлекләрендә, шулай ук «Ак Барс» банкы офисларында Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында хисап язмасын раслый алачак. Бу эшсез калу сыйфатында исәпкә кую режимының һәм эшсезлек буенча пособиене алу режимының үзенчәлекләре белән бәйле. Бу хакта тулырак бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләделәр.
Татарстанда эшсезләрне теркәү өчен вакытлы кагыйдәләр гамәлдә
9-нчы апрельдән Татарстанда эшсез гражданнарны теркәү өчен вакытлы кагыйдәләр гамәлдә. Россия Хөкүмәтенең карары нигезендә, хәзер туры килә торган эш эзләү өчен теркәлү бары тик шәхси кабинет аша гына «Россиядә - эш» (резюме беркетелгән) вакансияләр базасының гомумроссия мәгълүмат-аналитика системасында яки РФ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре бердәм порталының шәхси кабинетында гына башкарыла.
Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, эшсезләрне дистанцион форматта теркәү режимы беренче тапкыр кертелә. Нигездә гражданнар «Россиядә - эш» порталы аша теркәлә. Әмма монда Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган учет язмасы кирәк, дип хәбәр итте ул. Билгеле булганча, дәүләт хезмәтләре федераль порталында теркәлгәннән соң, Күпфункцияле үзәк офисларында, Россия Пенсия фонды бүлекчәләрендә һәм «Ак барс» банкының офисларында үз шәхесен расларга кирәк. Бу 10-15 минут тирәсе вакытны ала. Әмма әлеге процедурадан соң гына гражданин «Россиядә - эш» порталында гариза бирә ала.
Күпфункцияле үзәк һәм Россия Пенсия фонды офислары алдан язылу буенча эшләячәк
«Татарстанда Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында 2 млн 71 мең расланган исәпкә алу язмасы булуга карамастан, без моның 100% киңлек булмавын аңлыйбыз. Халыкка уңайлы булсын өчен 13-нче апрельдән Күпфункцияле үзәк офислары эшен өлешчә яңартачак», - диде Айрат Хәйруллин. Республика күпфункцияле үзәкләренең 800 тәрәзәсеннән 400-ләп кеше эшләячәк, дип көтелә. Спикер сүзләренчә, бу хезмәткәрләр арасында тиешле дистанцияне үтәү өчен иң кулай сан.
Күпфункцияле үзәк офислары алдан язылу буенча эшләячәк, монда тере чиратлар булмаячак. Татарстан халкы түбәндәге телефон буенча кабул итүгә языла ала: +7(843)222-06-20 (контакт-үзәк шимбә көнне, 11-нче апрельдә, 9.00-дән 16.00-гә кадәр һәм якшәмбе көнне, 12-нче апрельдә, 9.00-дән 15.00-гә кадәр) яисә электрон чиратка басарга (дүшәмбедән, 13-нче апрельдән файдалана алырлык булачак) мөмкин.
Пенсия фонды бүлекчәләре шулай ук алдан язылу буенча эшләячәк, дип ассызыклады А.Хәйруллин. Телефон: +7(843)279-27-27.
Исәп язуны раслауны «Ак Барс» банкы офисларында да алырга мөмкин булачак. Бүгенге көндә эшләүче бүлекләрнең актуаль исемлеген банк сайтында һәм дәүләт хезмәтләре сайтында карарга мөмкин.
А.Хәйруллин шулай ук дүшәмбедән цифрлы рөхсәтләр системасында өйдән чыгу өчен яңа максат барлыкка киләчәк, «максат 10» - Күпфункцияле үзәк офисларына һәм Россия Пенсия фонды бүлекләренә бару.
«Татарстанлылардан ажиотаж ясамауларын сорыйм. Без Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында һәр теләүчегә хисап язмасын раслый алабыз, - дип белдерде спикер һәм дүшәмбе көнне республика халкы эшсез калу сыйфатында теркәлү һәм телефон буенча пособиеләр алу турында сораулар бирә алачак (+7(800)250-90-33), дип өстәде.
Татарстанда бүгенге көндә якынча 23 мең актуаль вакансия бар
Э.Зарипова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада эшсезләр санының аз артуы теркәлгән, апрель башыннан аларның саны 700 кешегә арткан. «Шул ук вакытта «Россиядә - эш» порталындагы вакансияләрнең гомуми саны 38 мең тирәсе, - дип ассызыклады ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры. - Без мониторинг үткәрдек һәм бүгенге көндә иң актуаль вакансияләрне ачыкладык. Ягъни үзизоляция режимы гамәлдә булган шартларда эшләүләрен дәвам итә торган предприятиеләрдә. Мондый вакансияләр якынча 23 мең».
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин эшсезлек буенча пособиене хезмәт өчен түләүнең минималь күләме дәрәҗәсенә кадәр - 12 мең 130 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Апрель, май һәм июнь айларында эшсез гражданнарга ул нәкъ менә шундый күләмдә керәчәк, дип билгеләде Э.Зарипова.