12 сентябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Казан – Түбән Новгород һәм Канаш – Казан – Канаш шәһәр яны поездларының җәдвалы үзгәрәчәк. Бу Горький тимер юлының Төрлем – Зөя участогында ремонт эшләре белән бәйле.
Мәсәлән, 6737/6739/6741/6742 номерлы (15 сентябрьдән 7007/7009/7011/7012 номерлы) электричкалар Казан станциясеннән 15:46 сәгатьтә (дүрт минутка иртәрәк) китәчәк һәм Түбән Новгород станциясенә 21:49 сәгатьтә (элеккеге җәдвал буенча) килеп җитәчәк.
Канаш – Казан станциясенә кадәр 6734 нче (15 сентябрьдән 7024 нче) шәһәр яны поезды гамәлдәге график буенча барачак, аннан соң үзгәртеләчәк. Казан станциясенә килү 22:11 сәгатькә (дүрт минутка соңрак) планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Канаш – Казан станциясенә кадәр 6360 нчы номерлы электричка гамәлдәге җәдвал буенча барачак, аннан соң үзгәртеләчәк. ТР башкаласына килү 20:24 сәгатьтә (өч минутка соңрак) көтелә. 6357 нче шәһәр яны поезды Казан станциясеннән 18:00 сәгатьтә (22 минутка соңрак) китә, Канаш станциясенә 20:54 сәгатьтә (25 минутка соңрак) килү планлаштырыла.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны
сайтта, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм +7(800)550-53-93 телефоны буенча алырга мөмкин (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә).