Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә машина кую урыннары бушлай эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). 12-нче майдан Казанның муниципаль парковкаларында транспорт чараларын урнаштырган өчен түләү алына башлый. Исегезгә төшерәбез, 11-нче майда Россиядә эшләми торган көннәр булып саналган 6 атналык вакыт тәмамланды. Бүгенге көнгә кадәр, үзизоляция режимына бәйле рәвештә, Казанда муниципаль парковкалар бушлай эшләде.
Парковка өчен түләү эш көннәрендә 7.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр алыначак, шул ук вакытта беренче 15 минут элеккечә бушлай булачак. Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә машина кую урыннары бушлай эшләячәк.
Шимбә һәм эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән соң муниципаль парковкалар өчен түләүне бетерү - бу ярты елга бизнес үтенече буенча шәһәр хакимияте тарафыннан кабул ителгән вакытлы чара. Башкарма комитет карары нигезендә, паркингларның эш режимы агымдагы елның 18-нче октябренә кадәрге вакытка үзгәрә.
Муниципаль паркинглар эше мәсьәләләре буенча +7(843)5-605-605 кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Транспорт комитетында.