Яңа ел бәйрәмнәре символын кәҗәләр өчен азык сыйфатында кулланылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). 10 гыйнвардан Казанда яңа ел чыршыларын кабул итү пункты эшли башлаячак. Теләгән кеше яңа ел символын махсус контейнерда калдырырга мөмкин. Бердән-бер шарт – чыршыны уенчыклардан азат итәргә.
Пункт Гадел Кутуй ур., 160 адресы буенча тәүлек буе 31 гыйнварга кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Идел буе экология компаниясе матбугат хезмәте.
Узган елдагы кебек үк, чыршыларны бушка тапшырып булачак. Барлык агачлар да Югары Ослан районының Шеланга аывылында урнашкан фермер хуҗалыгына җибәреләчәк. Чыршылар кәҗәләр өчен азык сыйфатында кулланылачак. Чыршыны бу максатларда куллану, чүп савытына ташлаудан күпкә файдалырак.