В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электричкалар хәрәкәтенең хәзерге графигы үзгәрәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). 10 нчы гыйнвардан Казан – Аэропорт маршрутында өстәмә дүрт поезд билгеләнә.
6722 нче поезд Казан вокзалыннан 6:35 сәгатьтә китәчәк һәм аэропортка 7:04 сәгатьтә киләчәк. Аэропорт станциясеннән 6721 нче номерлы электричка тимер юл вокзалынннан 8:00 сәгатьтә китеп, 8:34 тә килеп җитәчәк. 6724 нче номерлы поездның Казаннан китүе 14:50 сәгатькә, Аэропорт станциясенә килүе 15:19 сәгатькә планлаштырыла. 6725 нче номерлы электричка аэропорттан 16:40 сәгатьтә кузгалачак һәм Казанга 17:09 сәгатьтә киләчәк.
Шәһәр яны поездларының гамәлдәге графигы да иртәгәдән үзгәрәчәк.
6701 нче номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 06:33 сәгатьтә китәчәк, Казанга 07:06 сәгатьтә киләчәк.
6702 нче номерлы поезд Казан станциясеннән 07:27 сәгатьтә китәчәк һәм аэропортка 07:56 сәгатьтә киләчәк.
Аэропорттан 6703 нче номерлы поезд 08:38 сәгатьтә кузгалачак, Казанга килеп җитүе 09:07 сәгатькә билгеләнгән.
6704 нче номерлы Казан – Аэропорт поезды 09:20 сәгатьтә китәчәк һәм 09:49 сәгатьтә киләчәк.
Аэропорт станциясеннән 6705 нче номерлы поезд 11:30 сәгатьтә китәчәк һәм Казанга 11:59 сәгатьтә киләчәк.
6706 нчы номерлы поезд үзәк тимер юл вокзалыннан аэропортка 12:25 сәгатьтә кузгалачак һәм 12:54 сәгатьтә киләчәк.
Аэропорт – Казан 6707 нче номерлы поезды 13:45 сәгатьтә китәчәк һәм 14:14 сәгатьтә киләчәк.
Казан вокзалыннан 6708 нче номерлы поезд 15:30 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 15:59 сәгатьтә киләчәк.
6709 нчы номерлы поезд аэропорттан 17:15 сәгатьтә китәчәк, Казанга 17:44 сәгатьтә килүе көтелә.
Татарстан башкаласыннан 6710 нчы номерлы поезд 18:00 сәгатьтә кузгалачак һәм аэропортка 18:29 сәгатьтә киләчәк.
Аэропорт – Казан 6711 нче номерлы поезд 18:54 сәгатьтә китәчәк, килеп җитүе 19:23 сәгатькә билгеләнгән.
Казаннан 6712 нче номерлы поезд 19:45 сәгатьтә кузгалачак һәм аэропортка 20:14 сәгатьтә киләчәк.
6713 нче номерлы поезд аэропорттан Казанга 20:30 сәгатьтә китәчәк, килеп җитүе 20:59 га планлаштырылган.
Моннан тыш, 10 нчы гыйнвардан 6421 нче Сосновка – Казан шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Вахитов станциясендә поезд 07:19 дан 07:33 кә кадәр туктап торачак, Татарстан башкаласына 07:40 сәгатьтә – 9 минутка соңрак килүе көтелә.
Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән +7(800)550-53-93 телефоны (шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә) буенча, шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында танышырга мөмкин.