Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). 10 нчы июньнән 19 нчы июньгә кадәр Казанның яр буенда Россия көненә багышланган мультимедиа инсталляциясе эшләячәк.
Россиянең ун шәһәре урамнарында экраннар белән конструкцияләр урнаштырылачак, алар шәһәрләрне үзара тоташтырачак. Үтеп баручылар башка шәһәрләрнең тормышын күрә һәм реаль вакыт режимында халык белән аралаша алачаклар. Видеоэлемтә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Екатеринбург, Калининград, Красноярск, Новосибирск, Ростов-на-Дону, шулай ук Сочи янындагы «Сириус» федераль территориясен тоташтырачак.
Мультимедиа экраннары тәүлек буе эшләячәк, ә шәһәрләр чират буенча бер-берсен алмаштырачак, дип хәбәр итә проектны оештыручылар. Әйтик, Казан халкы иртән Владивостокта яшәүчеләр белән аралаша, ә кичен исә Россиянең төньяк башкаласы тормышын күзәтә һәм Исаакиев соборы фонында матур фотографияләр ясый алачак.
Моннан тыш, 15-18 нче июньдә, Петербург халыкара икътисадый форумы узган көннәрдә, казанлыларның анда катнашучылар белән аралашу һәм сораулар бирү мөмкинлеге булачак.