В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар шулай ук мәдәни һәм спорт учреждениеләренә түләүсез йөриячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Шулай ук республика Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мобилизацияләнүчеләрнең балалары түләүсез муниципаль, республика, дәүләт музейлары һәм театрларына, зоопаркларга, мәдәният сарайларындагы кинотеатрларга, дәүләт концерт залларында һәм филармониядәге концертларга йөри алалар. Чараларга бала бер озатучы белән килә ала.
Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен муниципаль бассейннар, җиңел атлетика манежлары һәм тренажер заллары бушлай хезмәт күрсәтәчәк.
Казан Мэры кушуы буенча 1 нче ноябрьдән мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар өчен балалар бакчаларына йөрү дә түләүсез булачак. Ә 10 нчы октябрьдән алар мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк.