Бу Сибгат Хәким урамыннан үзәк территориясенә вакытлыча керү юлын ясау белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). Казанның Сибгат Хәким урамында 10 нчы ноябрьдән хәрәкәтне оештыру схемасын үзгәртәчәкләр. Бу «Казан» гаилә үзәге янындагы территориягә вакытлыча керү юлын булдыру белән бәйле.
Кремль транспорт дамбасыннан Сибгат Хәким урамына таба съездда касәгә алып баручы ике җәяүлеләр кичүенең берсе ябылачак. Чикләү 2023 елның 30 нчы апреленә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.