В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт интервалындагы үзгәрешләр 10 минуттан 3 сәгать 48 минутка кадәр тәшкил итәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Электричкаларның хәрәкәт расписаниесе 10 нчы декабрьдән үзгәрәчәк. Бу хакта «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
53 маршрут буенча 185 электричканың йөрү интервалында 10 минуттан 3 сәгать 48 минутка кадәр зур үзгәрешләр булачак. Яңа расписание түбәндәге шәһәр яны поездларына кагылачак: Казан – Кизнер – Ижевск, Казан – Кукмара, Арча – Казан, Сосновка – Казан, Паратск – Казан, Казан – Аэропорт – Казан, Канаш – Казан, Борындык – Казан, Ульяновск – Казан, Албаба – Казан – Албаба, Казан – Свияжск.
Шулай ук тагын 69 поездның хәрәкәт интервалында бердән 10 минутка кадәр үзгәрешләр булачак.
Моннан тыш, 10 нчы декабрьдән башлап, элек Казан – 1 станциясенә килгән 6304 нче номерлы электричка хәзер Казан Восстание станциясе аша Бөреле станциясенә кадәр барачак. Свияжскидан поезд 6:06 да китәчәк, ә соңгы пунктка 7:53 тә киләчәк.
Казан – Аэропорт – Казан маршрутында сигез поезд иртәрәк, ә бер электричка гамәлдәге графиктан соңрак китәчәк.
Шәһәр яны поездлары расписаниесе алга таба халыкта теге яки бу маршрутларның ихтыяҗын һәм тимер юл инфраструктурасының техник мөмкинлекләрен исәпкә алып төзәтелә ала.
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны сайтта, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, кассалардагы һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында, шулай ук тәүлек әйләнәсе +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин.