В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәя арту 104 сумнан 187 сумга кадәр тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар, Алсу Сафина). 2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-ана түләве 4 процентка артты. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган пресс-конференциядә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Ул хәбәр иткәнчә, ата-ана түләве арту мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итү чыгымнары, шул исәптән туклану продуктларына, хуҗалык-көнкүреш товарларына бәяләр, хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт хаклары арту белән бәйле.
Төркем төренә, эш режимына һәм балаларның яшенә карап, бәяләр арту 104 сумнан 187 сумга кадәр тәшкил итә, дип аңлатты ул. “Һәр балалар бакчасында, һәр төркемдә, диярлек ата-ана түләве 4 процентка артты”, - дип ассызыклады республика мәгариф һәм фән министры урынбасары.
Илсур Һадиуллин мисал китерде: Казан балалар бакчаларының иң таралган төрендә – 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 10,5 сәгатьлек гомуми белем бирү төркемендә ата-аналар түләве 120 сумга артты һәм 3117 сум тәшкил итә.
Ул искәртеп үткәнчә, балалар бакчасы өчен түләү өчен барлык федераль, республика һәм муниципаль ташламалар сакланып кала. “Мәгариф турында” федераль закон буенча инвалид балалар, туберкулездан агуланган балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар бакчаларга бушлай йөри.
Моннан тыш, республика күләмендә күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган – алар билгеләнгән ата-ана түләвенең 50 процентын түли.
Моннан кала, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары ата-ана түләве өлешеннән компенсация ала ала. Федераль закон тарафыннан бу күрсәткеч беренче балага уртача ата-ана түләвеннән 20% тәшкил итә, икенче балага – 50%, өченче һәм аннан соңгы балага – 70%. “Әлеге компенсация, гаиләнең матди хәленә карамастан, барлык кешегә дә түләнә”, - дип аңлатты И.Һадиуллин. Билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-ана түләвенең уртача зурлыгы ел саен ТР Министрлар кабинеты карары белән билгеләнә.
Компенсацияне алу өчен түбәндәге документлар кирәк: бала туу турында таныклык копиясе, балалар бакчасы белән килешү, квитанцияләр. Әлеге документлар социаль яклау органнарына бирелә, шуннан соң банкта исәп-хисап счеты ачыла.
Тагын бер компенсация муниципаль дәрәҗәдә каралган. Ул гаиләдә бер кешегә керем күләме 20 меңнән ким булган гаиләләргә каралган, моның өчен, алда әйтеп үтелгән документардан кала, барлык гаилә әгъзаларының соңгы 3 ай өчен хезмәт хакы турындагы белешмә дә кирәк булачак.