Электричка өч минутка иртәрәк кузгалачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нчы декабрь). 1-нче гыйнвардан техник сәбәпләр аркасында 6357-нче номерлы шәһәр яны поездының йөрү тәртибе үзгәрәчәк.
Казан станциясеннән 17:38 сәгатьтә (өч минутка иртәрәк) кузгалачак. Алга таба үзгәреш ВЧД станциясенә кадәр булган барлык тукталыш пунктларына кагылачак, аннары поезд гамәлдәге җәдвәл нигезендә хәрәкәт итәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны+7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны аша, «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтында, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә транспорт компаниясенең матбугат хезмәте.