В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). 1-нче сентябрьдән Казанның җир өсте җәмәгать транспорты пассажирлары теләсә кайсы банкның «Мир» картасы аша билет бәясеннән алты сум күләмендә ташлама ала алачак.
Акция трамвайларда, троллейбусларда һәм контактсыз түләү җайланмалары белән җиһазландырылган автобусларда гамәлдә. Ташламалар алу өчен «Мир» картасын терминалга кую да җитә, һәм юл бәясе шунда ук 6 сумга кимиячәк.
Бүгенге көндә Казанлыларның 35%-ы юл хакын банк карталары ярдәмендә түли, тагын 50%-ы транспорт карталарыннан файдалана, дип хәбәр итте Транспорт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Хисаметдинов. «Җәмәгать транспортында юл хакын акчасыз түләү – ул иң уңайлы һәм заманча ысул. Акция нәтиҗәсендә шәһәр халкы һәм кунаклары банк картасы ярдәмендә йөрү өчен түләү уңайлыгын тагын да арттырачак, дип өметләнәбез», – диде ул.
Татарстан халкына «Мир» түләү системасының 2,5 млн нан артык картасы бирелгән, бу күрсәткеч буенча республика Россиянең топ-10 төбәгенә керә. Шул ук вакытта җәмәгать транспортында йөрүне карта белән түләү казанлылар чыгымнарының иң популяр маддәләренең берсе булып тора, дип билгеләп үтә «Мир» түләү системасының продуктларны, цифрлы һәм технологик сервисларны үстерү буенча директоры Мария Точилова. «Беренче ярты елда илкүләм түләү карталары белән республика башкаласында юл хакын 380 меңгә якын тапкыр түләгәннәр. Бу бу чор эчендә транзакцияләр саны буенча дүртенче позиция», – дип өсти ул.
Акция 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Мир» милли түләү системасы матбугат хезмәте.