Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2021, 16:45

1 сентябрьдән татарстанлылар гадиләштерелгән тәртиптә гаражлар һәм алар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерә алачак

Яңа законның гамәли көче 2004 елның 31-нче декабренә кадәр төзелгән объектларга кагыла.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). 1-нче сентябрьдән гараж амнистиясе турындагы федераль закон үз көченә керә, ул татарстанлыларга гаражларны һәм җир участокларын гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Законның гамәлдә булуы 2004 елның 31-нче декабренә кадәр, ягъни РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән гараж билгеләнешендәге объектларга кагыла. Сүз фундамент һәм стеналары булган капиталь корылмалар турында гына бара. Корылма бер катлы, торак биналарсыз булырга тиеш. Алар гараж-төзелеш кооперативлары составына керә яки аерым торучы капиталь корылмалар була ала. Гараж урнашкан җир дәүләт карамагында булырга тиеш. Күп катлы йортлар һәм офис комплекслары каршындагы гараж амнистиясенә һәм җир асты гаражларына эләкмиләр.

«Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры мәгълүматлары буенча, 50 меңнән артык татарстанлы гадиләштерелгән тәртиптә гаражларны гына түгел, алар урнашкан җир участокларын да терки алачак. Бу күчемсез мөлкәткә гражданнар күп еллар яки хәтта дистә еллар да ия булган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында аны законлаштыра алмаган һәм еш кына суд органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Хәзер исә, Росреестр катнашында эшләнгән гараж амнистиясе ярдәмендә, алар тоткарлыксыз үз милкенең тулы кыйммәтле милекчесе була алачак һәм аның белән ирекле рәвештә эш итә алачак – сата, бүләк итә, васыять итеп калдыра һәм башкалар», – дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров.

Гараж һәм җир кишәрлеген милеккә рәсмиләштерү өчен гражданнар, ия булу фактын раслый торган теләсә кайсы документны алып, гамәлдәге гараж астында җир кишәрлеге бирү турында гариза белән җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аларга гараж кооперативында пай түләү турындагы документ, гаражны бүлү турындагы карар, техник инвентаризация документлары һ.б., шулай ук җир кишәрлегенең межалау планы һәм кадастр инженеры әзерләгән гаражның техник планы керә ала.

Җирле үзидарә органнары кишәрлекне гараж кулланучысына милеккә тапшыруны хуплагач, биш эш көне дәвамында документлар Татарстан Росреестрына тапшырылачак. Гаражның техник планын гариза бирүче җибәргәннән алып, аны милек итеп рәсмиләштергәнчегә кадәр, гариза хупланган очракта, 20 эш көненнән дә артмаска тиеш.

2021 елның 5-нче апреленнән үз көченә кергән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон 5 ел дәвамында гамәлдә булачак. Шул рәвешле, төзелгән гаражны һәм җир кишәрлеген милеккә түләүсез рәсмиләштерү 2026 елның 1-нче сентябренә кадәр мөмкин булачак.

Барлык яңалыклар