Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2019, 12:48

1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендә балаларга яңа меню тәкъдим итәчәкләр

Ашханәләрдә ассортимент һәм ярымфабрикатлар саны кимиячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Алена Мирошниченко). 1-нче сентябрьдән Казан мәктәпләрендә балаларга яңа меню тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Римма Мөхәммәдшина хәбәр итте.

Әйтик, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдимнәре буенча ашханәләрдә ассортимент һәм ярымфабрикатлар саны кимиячәк. Аларны атнага ким дигәндә 1-2 тапкыр гына бирәчәкләр.

Спикер искәртеп узганча, узган уку елында сыер һәм тавык итеннән кәтлит – ярымфабрикатлар җитештерү технологиясе яңадан каралган. Аннары алар шәһәрнең барлык районнарындагы мәктәп дегустацияләренә чыгарылган, биредә балалар һәм ата-аналар тарафыннан иң яхшысы дип табылган ризыклар сайлап алынган. «Аларның теләкләре буенча без менюга дегустация барышында укучылар тарафыннан сайлап алынган ризыкларны гына керттек», - дип ышандырды Р.Мөхәммәдшина.

Моннан тыш, балалар һәм ата-аналар мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә, яңартылган менюга түбән бәяле – 45 сумлык кайнар ризык кертелгән. Бу суммага икенче ашамлыкны яки беренче ашамлык белән камыр ризыгын сайларга мөмкин булачак.

Ата-аналар яңартылган меню белән таныша һәм балалары уку елы дәвамында тукланачак ризыкларны татып карый алсын өчен, шәһәрдә мәктәп пикниклары сериясен уздырачаклар. Сентябрь һәм октябрь айларында узачак әлеге чаралар кысаларында ата-аналар шулай ук табиб-диетолог белән консультация ала һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар.

Моннан тыш, Р.Мөхәммәдшина WorldSkills эшче һөнәрләренең дөнья чемпионатында пешекче һәм кондитер эше буенча халыкара экспертларның Казанда булуыннан файдаланып, Департамент мәктәптә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл оештырырга планлаштыра, дип сөйләде. Экспертларга шулай ук дегустациягә яңа меню ризыкларын тәкъдим итәчәкләр.

Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, белем бирү эшчәнлегенә дә, сәламәт туклануны пропагандалауга да аерым игътибар бирергә кирәк. «Шәһәр инфраструктурасында күп әйберләргә мөмкинлек булган бай илләрдә дә мәктәпләрдә күптән чипсы һәм бутербродларга күчтеләр. Без сәламәт буын кирәклеген аңлыйбыз һәм шуңа күрә мәктәптә туклануны үстерәчәкбез, яшәү рәвешен үзгәртәчәкбез. Аны кертү җиңелләрдән түгел, шулай да бу бик мөһим», - дип билгеләде Мэр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.08.2019
Видеорепортаж
05.08.2019 11:28
Беренче сентябрьгә Казанда 38 яңа мәктәп рестораны барлыкка киләчәк
Барлык яңалыклар