В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта Казанда 156 муниципаль парковка бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче гыйнвар). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның муниципаль парковка урыннары бушлай эшләячәк. Транспорт чараларын урнаштыру өчен түләү 1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр алынмаячак.
Хәзерге вакытта Казанда 156 муниципаль парковка бар. Муниципаль урам парковкалары эш көннәрендә һәм шимбә көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли. Төнлә (21.00-дән 7.00-гә кадәр), якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) муниципаль урам парковкаларында транспорт чараларын калдырган өчен түләү алынмый. Парковкаларның урнашу схемасы «Казан паркингы» сайтында бар.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 1-8 гыйнварда, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте ял көне графигы буенча оештырыла.