В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада беренче бала яңа ел төнендә Казанда туган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Бүген эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, 1-нче гыйнвар төн уртасыннан 10-нчы гыйнвар 8:00 сәгатькә кадәр 446 бала туган, шул исәптән 257 малай һәм 189 кыз.
2022 елда Татарстанда беренче бала Казанда дөньяга килде – 1900 граммлы кыз Медицина университеты клиникасында 1-нче гыйнвар көнне 00:01 сәгатьтә туды, дип искә төшерде В.Жаворонков.