Билгеләнгән минимумнан түбәнрәк хезмәт хакы түләгән өчен административ җаваплылык каралган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). 2018 елның 1 маеннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт хакының минималь зурлыгы айга 11163 сум тәшкил итәчәк. Әлеге нормалар 2018 елның 7 мартында кабул ителгән “Минималь хезмәт хакы зурлыгы турында”гы Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы 41-ФЗ номерлы Федераль законда күрсәтелгән.
РФ Хезмәт кодексының 129, 133 маддәләре көченә, хезмәт көне һәм вакыты нормаларын (хезмәт бурычларын) тулысынча үтәгән хезмәткәргә айлык хезмәт хакы зурлыгы (өстәмә түләүләрне, премияләрне дә кертеп) билгеләнгән минимумнан ким булырга тиеш түгел.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында эш бирүчеләргә хезмәткәрләренә билгеләнгән минимумнан ким хезмәт хакы түләгән өчен административ җаваплылык чаралары турында искәртәләр.
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсенең 6 өлеше буенча, “Хезмәт хакын закон тарафыннан билгеләнгән күләмнән кимрәк урнаштыру” беренче тапкыр бозылганда, штраф зурлыгы вазыйфаи затларга – 10 меңнән 20 меңгә кадәр, индивидуаль эшмәкәрләргә – 1 меңнән 5 меңгә кадәр, юридик затларга 30 меңнән 50 меңгә кадәр булачак. Икенче тапкыр хокук бозганда (“Моңа кадәр Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсенең 6 өлеше буенча җәзага тартылган административ хокук бозу) штраф зурлыгы вазыйфаи затларга – 20 меңнән 30 мең сумга кадәр (яисә 1 елдан 3 елга кадәр дисквалификацияләү), индивидуаль эшмәкәрләргә – 10 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затларга 50 меңнән 100 меңгә кадәр тәшкил итәчәк.