В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләү суүткәргеч төзү белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Казанда 1-нче марттан Новаторлар урамындагы автомобиль юлы буйлап хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Тиешле күрсәтмә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.
1-нче марттан 8-нче апрельгә кадәр 1а һәм 4а номерлы йортлар янында, шулай ук Николай Ершов урамындагы 63-нче номерлы йорт янында, 8-нче апрельдән 10-нчы майга кадәр бу биналар каршында юл ябык булачак.
Чикләү суүткәргеч һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясе төзү белән бәйле.