В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр Кизнер – Казан, Шәмәрдән – Казан һәм Казан – Кукмара маршрутларына кагыла.
Фото: Марат Мөгыйнов
2-12 нче мартта ике шәһәр яны поезды өчен түбәндәге хәрәкәт графигы билгеләнә:
6401 нче номерлы Шәмәрдән – Казан поезды 4:18 сәгатьтә кузгалачак, 6:36 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6420 нче номерлы Казан – Кукмара поезды 6:04 сәгатьтә кузгалачак, 8:57 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе эшли), транспорт компаниясе сайтында, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында белергә мөмкин.