Бу пассажирлар агымының артуы белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Татарстанда шәһәр яны поездлары хәрәкәте яңартыла. Бу пассажирлар агымының артуы белән бәйле.
1-нче июньнән түбәндәге шәһәр яны поездлары көн саен йөри башлаячак:
6101-нче номерлы Казан - Канаш юнәлешендәге поезд 14.30 сәгатьтә китә, 17.26 сәгатьтә килеп җитә;
6102-нче номерлы Канаш - Казан юнәлешендәге поезд 8.22 сәгатьтә китә, 11.18 сәгатьтә килеп җитә;
6003-нче номерлы Казан-Зөя утрау-шәһәрчеге юнәлешендәге поезд 12.35 сәгатьтә китә, 13.55 сәгатьтә килеп җитә;
6004-нче номерлы Зөя-Казан юнәлешендәге поезд 14.20 сәгатьтә китә, 15.35 сәгатьтә килеп җитә. Әлеге поездны билгеләүгә бәйле рәвештә 6356-нчы номерлы шәһәр яны поезды гамәлдәге җәдвәл нигезендә, Зөя станциясеннән 12.29 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 13.46 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6434-нче номерлы Казан - Арча юнәлешендәге поезд 13.12 сәгатьтә китә, 14.50 сәгатьтә килеп җитә;
6924-нче номерлы Казан - Кизнер юнәлешендәге поезд 5.18 сәгатьтә китә, 9.21 сәгатьтә килеп җитә;
6926-нчы номерлы Казан - Кизнер юнәлешендәге поезд 16.13 сәгатьтә кузгала, 20.28 сәгатьттә килеп җитә;
6925-нче номерлы Кизнер - Казан юнәлешендәге поезд 20.30 сәгатьтә кузгала, 22.32 сәгатьтә килеп җитә.
2-нче июньнән түбәндәге шәһәр яны поездлары көн саен йөри башлаячак:
6405-нче номерлы Арча - Казан юнәлешендәге поезд 7.00 сәгатьтә китә, 8.47 сәгатьтә килеп җитә;
6923-нче номерлы Кизнер - Казан юнәлешендәге поезд 9.32 сәгатьтә китә, 11.40 сәгатьтә килеп җитә.
5-нче июньнән түбәндәге шәһәр яны поездлары билгеләнә:
6383-нче номерлы Казан - Йошкар-Ола юнәлешендәге поезд 14.20 сәгатьтә китә, 17.45 сәгатьтә килеп җитә. Поезд җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк.
6-нчы июньнән түбәндәге шәһәр яны поездлары билгеләнә:
6382-нче номерлы Йошкар-Ола - Казан юнәлешендәге поезд шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 7.45 сәгатьтә китә, 11.05 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.
Шәһәр яны поездлары турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» ААҖ матбугат хезмәте.