В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аны бу түләү системасы картасы булмаган алучыларга рәсмиләштерергә кирәк.
Фото: Дениса Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март). 1 нче июльдән производстводагы бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләргә һәм һөнәре белән бәйле авырулары булганнарга түләүләр «МИР» илкүләм түләү системасы картасына күчереләчәк.
Әгәр иминият пособиеләре алучының «Мир» картасы булмаса, аны рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Социаль фонды. Карта счеты ачылганнан соң, яңа реквизитларны алучының шәхси делосы яткан социаль фонд бүлегенә бирергә кирәк булачак.
Үзгәрешләр түләүләр почта элемтәсе бүлекчәләре яки башка оешмалар аша китерелгән, кредит оешмаларындагы счетларга (вкладка) күчерелгән кешеләргә кагылмаячак, дип хәбәр итә ТР буенча Социаль фонд бүлекчәсе матбугат хезмәте.