Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2022, 14:44

1 нче июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты

Республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы 6,2% тан артмаячак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июль, Дмитрий Никитин). 1 нче июльдән Татарстанда һәм аның башкаласында коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты. Республика һәм Казан халкы әлеге үзгәрешләрне август аенда агымдагы ай нәтиҗәләре буенча алачак счет-фактураларда күрәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Тарифлар буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте.

Уртача түләүләр 6,2% тан артмаячак. Коммуналь хезмәтләргә (газ, электр энергиясе һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү) кайбер тарифлар республиканың бөтен территориясе өчен бердәм, дип аңлатты А.Груничев. 1 нче июльдән халык өчен табигый газга ваклап сату бәясе 6,25 сум/куб. м тәшкил итә, газ плитәсе булган фатирларда электр энергиясе өчен – 1 кВт/сәг өчен – 4,30 сум, ә электр плитәсе белән – 1 кВт/сәг өчен – 3,20 сум, авыл торак пунктларында – 1 кВт/сәг өчен 3,01 сум. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның хезмәт күрсәтүләренә тарифлар аена бер кешегә – 99,93 сумга кадәр, индивидуаль йортларда яшәүчеләр өчен 108,40 сумга кадәр артты.

Дифференциацияләнгән (кулланыла торган технологияләрдән чыгып) тарифлар буенча салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өчен түләү исәпләнә. Әйтик, 1 нче июльдән республика буенча халык өчен җылылык энергиясенә уртача тариф – Гкал өчен 2012,34 сум, эчәргә яраклы суга – 28,69 сум, ташландык суларны агызуга – 26,02 сум.

Тарифлар буенча чыгымнарның күп өлеше су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен җитештерүдә катнашучы энергия ресурсларына – электр энергиясе һәм газга бәяләрнең факттагы артуы белән бәйле, дип аныкладылар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында.

Торак законнары торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләрне күздә тота, дип билгеләп үтте ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе. Алар бу максатларга чыгымнар гаиләнең җыелма керемендә торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының максималь рөхсәт ителгән күләменнән арткан очракта бирелә. Республикада бу күләм җыелма керемнең 21% ын тәшкил итә.

Казан Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе урынбасары Римма Гарипова билгеләп үткәнчә, ТР башкаласында коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең чик индексы 2022 елның 1 нче июленнән 13% тәшкил итәчәк, шул ук вакытта күпчелек хуҗалыкларда коммуналь хезмәтләр өчен түләү 8% тан артмаячак.

«Водоканал» МУП кулланучылары өчен су белән тәэмин итүгә тариф – 24,80 сум/куб. м, ташландык суларны агызуга – 27,60 сум/куб. м. Тарифларны арттыру предприятиегә җимерелә торган магистраль коллекторларны ремонтлый башларга һәм авария хәлендәге үткәргеч торбаларны реконструкцияләүгә керешергә мөмкинлек бирәчәк. Беренчел чаралар исемлегенә реконструкцияләнергә тиешле 60 объект керә. Бу 2 меңнән артык күп фатирлы һәм 20 мең шәхси торак йортны үз эченә алган үткәргеч торбаларның иң проблемалы участоклары. Чараларны тормышка ашыру 2028 елга кадәр исәпләнгән.

Бүген «Водоканал» 3 мең км челтәргә хезмәт күрсәтә, аларның 70% ы – тузган һәм авария хәлендә, аларны эксплуатацияләү срогы 10 һәм аннан да күбрәк ел элек чыккан. Шәһәрдә якынча 1,7 мең км коммуникацияләр тузган. Гомумән алганда, коммуналь инфраструктураны ремонтлау һәм торгызу өчен ел саен кимендә 2 млрд сум кирәк.

Капиталь ремонт өчен кертемнең минималь күләме үзгәрешсез калды – 6,38 сум, дип хәбәр итте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. Ул искәрткәнчә, түләүләр күләме тарифларга гына түгел, исәпләү приборлары булуга да бәйле. «Хәзер республика йортларының 90% ы коммуналь хезмәтләрне исәпкә алу приборларын урнаштырды», – дип билгеләп үтте А.Фролов.

Барлык яңалыклар