В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хезмәт күрсәтү вакыты 5 эш көне тәшкил итәчәк, ә өстәмә тикшерү кирәк булганда ул 30 көнгә кадәр артырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
«Минем документлар» офисы аша хезмәт күрсәтү вакыты гаризаны теркәгәннән соң 5 эш көне тәшкил итәчәк, ә өстәмә тикшерү кирәк булганда ул 30 эш көненә кадәр артырга мөмкин.
КФҮ аша документларга апостильне республиканың суд һәм нотариуслары биргән очракта куярга мөмкин. Дәүләт хезмәте РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе һәм «Татарстан Республикасында КФҮ» ДБУ арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында күрсәтелә.
Документ дөрес соратылмаган очракта 2,5 мең сум күләмендәге дәүләт пошлинасы кире кайтарылмый, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында. Апостильләштерү 1961 елның 5 нче октябрендәге Гааг конвенциясендә катнашучы илләрдә генә кулланыла. Россия хокукый ярдәм турында халыкара шартнамәләр төзегән илләргә, шулай ук 1993 елның 22 гыйнварындагы Минск конвенциясендә катнашучы илләргә апостиль бирү таләп ителми. Россия хокукый ярдәм турында халыкара килешүләр төзегән илләргә чыгарыла торган документларга апостиль кую, шулай ук 1993 елның 22 нче гыйнварындагы Минск конвенциясендә катнашучы илләргә таләп ителми.