Түләүләр йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). 1-нче июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин булачак.
Төзәтмәләр нигезендә яңа түләүләр әтисе я әнисе генә булган яисә суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә аларны нинди дә булса сәбәпләр аркасында алмый торган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-17 яшьлек балаларга биреләчәк, йә андый гаиләләр мохтаҗ дип танылса яки алимент алганнан соң да шундый булып калса. Моннан тыш, пособиеләр йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызларга биреләчәк.
Пособиеләр алу өчен гаилә кереме күләме мөһим шарт булып тора. Ул бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумыннан артмаска тиеш – Татарстан буенча 9 955 сум. Түләүләр гаиләнең барлык керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләүне, шулай ук кереме: хезмәт хакы, пенсияләр, стипендияләр, эшкуарлык алып барудан яисә үзмәшгульлектән керемнәр, авторлык гонорарлары булуны исәпкә алып билгеләнә. Хисап чорында мондый түләүләр һәм «нульле керемнең» нигезле сәбәбе булмаса, гаиләгә түләү хокукыннан баш тартылачак.
Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктә билгеләнгән яшәү минимумына туры китереп билгеләнә, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәте. Тулы булмаган гаиләләргә акча түләү белән бәйле очракта сүз баланың яшәү минимумының 50%-ы, йөклелек буенча – эшкә яраклы өлкәннәрнең яшәү минимумының 50%-ы турында бара. Татарстанда бер генә ата-анасы булган гаиләләргә пособие һәр балага аена 4 997,5 сум тәшкил итәчәк, ә йөкле хатын-кызга түләү – 5 311 сум.
Пособиеләрне билгеләү шартлары һәм тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге сайтында танышырга була.